news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскиның татар яшьләре борынгы мөселман зиратын чистартты

Яз көне мөселман зиратын чистартырга өмәгә чыгучылар ел саен арта, ди "Заман" татар мәдәни үзәге яшьләре җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Омск татарлары Чкалов авылындагы мөселман зиратына өмәгә чыкты. Өмәдә шәһәрнең “Заман” татар мәдәни үзәге яшьләре катнашты. Үзәк җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова өмәгә килүчеләргә үзләре белән эш коралларын да алырга кушкан иде.

“Ир-атлар ел саен мөселман зиратына өмәгә чыгалар. Башта һәрбер кеше үз туганнарының каберен чистарта, соңыннан бергә җыелышып, зиратны артык агачлардан арындырачаклар. Агачлар бик күп үскән. Бу зират иң борынгылардан санала”, – ди Чулпан Фәхретдинова. Аның сүзләренчә, соңгы елларда язгы өмәгә шактый күп кеше чыга.

Быел ритуаль хезмәт күрсәтүче оешма эш коралларын бирүдән баш тарткан. Өмә оештыруга җаваплы кеше Камил Сәйфуллин аңлатканча: “Безгә һәр ел булыша торган оешма белән элемтәгә чыктык. Кызганыч, быел алар эш коралларын бирә алмады. Зиратка дүшәмбе арбалы трактор киләчәк. Барлык чүп-чарны җыйгач, ул аны чүплеккә илтеп ташлаячак”, – диде ул.

“Борынгы зиратка инде 1990 еллардан бирле җирләмиләр. Анда агачлар, бигрәк тә усак агачы, күп үсте. Зиратны чистарту безнең бурыч”, – диде Камил Сәйфуллин. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100