news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскиның татар укытучылары шәһәрнең бер мәктәбендә дә татар теле укытылмауга борчыла

«Татар дөньясы» газетасы редколлегиясе татар милләтеннән булган укытучылар белән очрашу оештырган.

Омскиның татар укытучылары шәһәрнең бер мәктәбендә дә татар теле укытылмауга борчыла
http://tatar-congress.org

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 10 октябрь көнне Омскида нәшер ителә торган «Татар дөньясы» газетасы редколлегиясе татар милләтеннән булган укытучыларны түгәрәк өстәлгә жыйды. Чәй өстәле артында җылы сөйләшү, үзара аралашу, өч сәгатьтән артык булды. Әңгәмә барышында укытучылар бертавыштан Омскиның бер мәктәбендә дә татар теле укытылмавына зур борчылу белдерделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Укытучылар шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән районнарында татар теле дәресләре, һич югында түгәрәкләр оештырырга мөмкинлек табып булмасмы дип, шәһәр татар мохтарияте урынбасары Марат Катыровка мөрәҗәгать иттеләр», диелә бу хәбәрдә.

Әлеге очрашу вакытында сүз мәктәпләрдәге уку-укыту процессының үзгәреше, уңай һәм катлаулы яклары турында барган. Укытучылар үзләренең эш тәҗрибәсе турында сөйләгән, соңгы 30 елда балаларның тәртибе, укытучыларга карата мөнәсәбәте үзгәрүе турында ассызыклап әйткән.

Газетаның редакторы Диана Единякова укытучыларны 5 октябрьдә үткән Бөтендөнья укытучылар көне белән тәбрикләгән. Бөтенроссия төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов та укытучыларны үткән бәйрәмнәре белән котлаган, телне, милләтне саклауда булган зур рольләре турында әйтеп, киләчәктә дә бергә-бергә татарлык өчен көч куеп, эш алып барырга насыйп булсын дигән теләген белдергән.

Кичә җыр һәм укытучыларның төрле хәтирәләре белән үрелеп барды. Иң мөһиме — укытучылар киләчәктә дә мондый очрашулар ешрак булсын дигән теләкләрен белдерделәр, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100