news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскиның «Татар дөньясы» газетасы 15 еллыгын бәйрәм итә

Газетаның беренче саны 2003 елның декабрендә дөнья күрде.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Омскиның «Татар дөньясы» газетасы 15 еллыгын бәйрәм итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Газетаның беренче саны 2003 елның декабрендә дөнья күрде. 

«Газета даирәсендә Омск җирендә яшәүче төрле милләтләр арасында дуслыкка зур өлеш кертүче, традицион рухи кыйммәтләрне пропагандалаучы талантлы, кызыксынучан кешеләр берләште», – дип билгеләп үтте Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм социаль сәясәт департаменты директоры Радмилә Мартынова.

Газетаның баш мөхәррире Диана Единякова сүзләренчә, басма Омск, Омск өлкәсе һәм башка төбәкләрнең мәдәни һәм социаль тормышының барлык аспектларын чагылдырырга омтыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot