news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскиның Җәмигъ мәчетендә семинар үтте

Омскиның Җәмигъ мәчетендә семинар үтте

(Омски, 7 март, «Татар-информ», Розалия Сайганова). Омски өлкәсенең Себер ягы Диния нәзарәте карамагында булган мәчетләрнең имамнары өчен семинар-укулар оештырылды. Әлеге семинар шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә үтте һәм анда татар һәм казакъ авыллары мәчетләренең 25 имамы катнашты. Семинар үткәрүнең төп максатын мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов, имамнарны җыеп, нинди ярдәм кирәк, нинди эш бар, нинди мәчетләрне төзәтү зарур, яңа мәчетләр салу өчен нинди чыгымнар кирәк, шул хакта сөйләштек, аннан соң, имамнар картая, алмашка яшьләрне әзерләү турында да сорау куйдык, - дип аңлатты.

Мөфти санап үткән сораулардан тыш, анда сүз авылларда халыкның ни дәрәҗәдә дингә тартылуы турында да барды. Имамнар әйтүенчә, татар авылларында бөтенләй ябык торган мәчетләр булмаса да, кеше анда бик күп йөрми, йөргәннәре дә җомга намазларына гына киләләр.

Бу хәлгә карата Мөфти, мәчетләр җомга көнне генә түгел, һәркөн ачык булырга тиеш, әкренләп кешеләр дә килә торыр иде, ә сез күпләрегез мәчетне атнага бер генә ачасыз, дип имамнарны шелтәләде.

Мөфти Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов авыл мәчетләренең ярдәмгә мохтаҗлыгы турында тагы бер кат ассызыклады һәм Җәмигъ мәчетенә кергән хәер- сәдакаләрдән ярдәм итү чарасын күрәчәкләре турында белдерде. Бер уңайдан мөфти мәчеткә ярдәм күрсәтеп торган эшмәкәрләргә, хәер-сәдакаләрен биреп торган мөселманнарга рәхмәтен белдерде.

“Авылларда халыкның мәчеткә бик йөрмәүләрен ничек аңлатыр идегез?” дигән сорауны мин Тевриз районыннан килгән имам Рамазан Курмановка, Тара районыннан килгән имам Акиф Мухамадеевка, Усть-Ишем имамы Гайнулла Чималетдиновка юлладым. Имамнарның фикерләре уртак булды: “Ата-анасы белмәгәч, балалар ничек динне белсен инде, кечкенәдән дингә өйрәтергә кирәк, олыгайгач, өйрәнергә авыр”, - диделәр.

Шулай да дингә тартылу авылларда хәзерге вакытта сизелерлек. Усть-Ишем имамы Гайнулла Чималетдинов, мәсәлән, мәчеткә җомга намазларына якын авыллардан да киләләр, Ураза һәм Корбан гаетләрендә халык аеруча күп була,- дип сөйләде.

Муромцево районы Гузенево авылы мәчете имамы Исмәгыйль Әхмәтвәлиев, мәчет булмаган чагында өйләргә йөреп гает намазлары укый идек, 2002 елдан бирле мәчетебез бар, җыелышып җомга, гает намазлары, өйләнешүчеләргә дөрес итеп никахлар укыйбыз, яңа туган балаларга азан әйтеп исемнәр кушабыз, мәрхүмнәрне җеназалар укып мәңгелеккә озатабыз, зиратны ел саен чистартып, тазартып, киртәләрен төзәтеп торабыз, халык күпләп корбан да чала, Коръән-хатемнәр укыталар, яшьләребезнең кайберләре Омскида, Җәмигъ мәчетендә укып йөриләр, гомумән, дингә караш яхшы,- дип сөйләде.

Җәмигъ мәчетендә имамнарны җыюның тагы бер максаты – дини оешмаларны теркәү һәм юстиция органнарына хисап бирү рәвешенә үзгәрешләр кертелүен аңлату иде. Икенче көнне семинар эшендә Омски өлкәсенең Федераль теркәү хезмәте идарәсе белгечләре Василий Ткач һәм Александр Чернов катнаштылар. Алар Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2006 елның 15 апрелендә кабул ителгән 212 санлы карары буенча хисап бирү рәвешен тәфсилләп аңлаттылар.

Аннан соң Мөфти үзенең Тәлгать Таҗетдин тарафыннан Себер Федераль округы буенча мөфти итеп билгеләнүе турында белдерде.

Семинарның эше тәмамланганда, болай үзара очрашып, булган проблемаларны уртага куеп сөйләшү файдалы, һәм киләчәктә һәрьелны март аенда җыелышырга кирәк, дигән фикергә киленде, бер уңайдан юстиция органнары алдында хисап тотуның дөреслеген һәм төгәллеген тикшерү мөмкинлеге дә булачак диелде анда. Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов якын арада Себер ягы мөселманнарының корылтаен үткәрергә ниятләве турында да белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot