news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскиның Үләнкүл авылы турында Пьер Броше фильмын "Культура" каналы күрсәтте

Француз кино продюсеры, сәяхәтче Пьер Кристиан Броше себер татарлары оештырган Сабан туен югары бәяләгән.

Омскиның Үләнкүл авылы турында Пьер Броше фильмын "Культура" каналы күрсәтте
Владимир Васильев/архив

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Француз кино продюсеры, сәяхәтче Пьер Кристиан Брошеның “Культура” каналында чыгучы “Моя любовь - Россия” тапшыруының чираттагы чыгарылышы Омск өлкәсендәге татар авылы Үләнкүлгә багышланган.

Пьер Брошены татар милли киеме кигән Диана Колбагина Себер татарларының милли ризыгы - какбүрәк пешерергә өйрәтә. Тапшыруны алып баручы Себер татарларының Сабан туе бәйрәмендә дә катнаша. “Көнбатыш Себердә Сабан туе бәйрәм иткәннәрен күрдек. Мин үз күзләрем белән күрүче, катнашучы буларак әйтәм, ул бик яхшы үтә”, - ди Пьер Броше.

“Себер татарларының иң төп сыйфаты - кунакчыллык. Йортка керсәң, чәй эчермичә сине аннан чыгармаячаклар. Авылда гына түгел, шәһәрдә дә. Аларның каймагын, әзерләгән ризыгын ашамасаң, үпкәлиләр”, - дип сөйли тапшыруда Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетының этнология, антропология, археология, музеология кафедрасының доценты Светлана Карусенко.

Археология һәм этнография институтының этнологы, өлкән фәнни хезмәткәре Александр Селезнев әйтүенчә, Себердә ислам тотуның үзенчәлекләре бар. “Мәсәлән, изгеләр культы. Себердә изгеләр каберлекләрен хөрмәтлиләр. Анда беркем җирләнәгән дә булырга мөмкин. Ләкин ул каберлекләр җирле Себер мөселманнарының рухи мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора”, - ди Александр Селезнев.

“Бу җирләргә руслар килгәнче үк, Себер ханлыгы яшәгәндә, Урта Азия дәүләтләре белән ныклы элемтәләр җайга салынган булган. Монда кәрваннар килгән, сәүдәгәрләр булган. Рус дәүләте бу элемтәләрне сакларга теләгән. XVII гасыр уртасында Патша указы төзелә, анда бохаралыларга монда җир алырга ярый дип язылган була”, - дип сөйли Светлана Карусенко.

Светлана Карусенко әйтүенчә, бохаралылар Иртыш елгасының сул як ярын үзләштерә башлы. Бу Омск өлкәсенең Большереченский районындагы Үләнкүл, Еланкүл, Баткан һәм башка авыллары. Бу авылларны бохаралылар XVIII гасыр азагында нигез салганнар. “Бохаралылар - ул җыелма атама, алар килеп чыгышлары буенча Урта Азиянең төрле шәһәрләреннән, дәүләтләреннән булганнар”, - ди Светлана Карусенко.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100