news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскиның Кече Туралы авылында сугышта һәлак булучыларга куелган һәйкәл яңартылган

Һәйкәлне яңарту өчен, авыл халкы акча җыйган.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Омск өлкәсе Тара районы Кече Туралы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлгенә куелган һәйкәл яңартылган. Бу эш ике атна эчендә башкарылган. Бу хакта өлкә татарларының "Мәдәният" оешмасы хәбәр итә. 
 
Һәйкәлне яңарту өчен, авыл халкы акчаны җыйган. Финанс ярдәмне Санкт-Петербургта тегү фабрикасын җитәкләгән Нурчамал Карпова һәм Европаның нәфис гимнастика буенча беренче чемпионы Галимә Шөгерова да күрсәткән. Аларның бабалары 1941 елда шул авылдан сугышка киткән булган. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot