news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Омскидан татар кызы халыкара матурлык бәйгесендә катнашачак

^Омскидан татар кызы халыкара матурлык бәйгесендә катнашачак

(Омски, 2 март, «Татар-информ», Розалия Сайганова). Омскида 2005 елда алып барылган иганәчелек эшләренә йомгаклау ясалды. Узган атнада бу эштә аеруча актив катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы булып узды.

Әлеге тантана барышында социаль ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткән йөздән артык иганәчегә дипломнар тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә булды. Актив иганәче дипломнары белән яшьүсмерләр белән эшләүче социаль педагоглар Наилә Рәшитова, Лотфия Фәхретдинова бүләкләнделәр. “Өмет белән яшә” оешмасыннан Ләлә Алимовага истәлекле бүләк тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында составында төрле милләт балалары булган “Каприз” вокал ансамбле дә бар иде. Бу чарада ансамбльнең җитәкчесе Виктория Иноземцева коллективының казанышлары турында бәян итте. Ул үткән елның ноябрь аенда Туапсе шәһәрендә үткән “Россия бөркетләре” бәйгесендә “Каприз” ансамбленең беренче урынны яулавы, гыйнвар аенда Санкт-Петербургта “Йолдызлар балкышы” конкурсында 3нче урынга лаек булуы турында сөйләде.

“Ансамбль казакъ, немец, инглиз телләрендә дә җырлар башкара. Милли мәдәниятләр үсеше буенча программа өстендә эшлибез, татарча җырлар да башкарырбыз, бер җырчым –татар милләтеннән,”-дип бәян итте ансамбль җитәкчесе.

Виктория Викторовна ансамбеленең нәни җырчысы Инара Мөхәмәдиеваның уңышларын аерым билгеләп үтте. Туапседа Инара “ялгыз башкаручы” номинациясендә икенче урын яулаган. Санкт-Петербургта 10 яшьлек бу кызчыкны халыкара матурлык конкурсына сайлап алганнар һәм аңа рәсми чакыру да бирелгән.

Өстәп шуны әйтергә мөмкин, Инара татар җырларын да яратып башкара, “Умырзая”, “Өмет” коллективлары концертларында да чыгышлар ясый. Тамашачы аны һәрвакыт яратып кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100