news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскидагы «Иң яхшы килен» бәйгесендә татар кызы лидерлар арасында

Татар кызы Альбина Әхкәмова өченче урында.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Омскида узучы «Иң яхшы килен» бәйгесендә татар кызы Альбина Әхкәмова лидерлар арасында. Ул өченче урында. Бәйгенең финалы 29 апрельдә үтәчәк.

Социаль челтәрләрдә бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирергә була

Иң яхшы киленне ачыклау максатыннан оештырылган милләтара конкурста барлыгы 13 кыз катнаша.

Бәйгенең шартлары буенча, катнашучылар 25-35 яшьтә булырга, хатын-кызларның гаилә стажы кимендә өч ел тәшкил итәргә, алар бер яки берничә бала тәрбияләргә тиеш. Конкурста катнашучылар финалда тематик дефиледа катнашачак, Иртыш буенда яшәүче халыкларның тарихы һәм традицияләренә бәйле сорауларга җавап бирергә, үз талантларын һәм осталыкларын күрсәтәчәк.

«Иң яхшы килен»не жюри әгъзалары ачыклаячак, бәйгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә оештырылган онлайн-тавыш бирүдә җиңүче тамашачылар мәхәббәте призына лаек булачак. Җиңүчене кулдан эшләнгән таҗ һәм Чернолучьедагы ял базасына юллама көтә. Чараны Омск шәһәренең «Омск казахлары» төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot