news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскидагы федераль Сабан туенда кунакларга 4 мең порция шурпа таратылачак

Омскидагы федераль Сабан туенда кунакларга 4 мең порция шурпа таратылачак
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

2026 елның 17-18 июлендә Омскида Россиянең 30 төбәге һәм Казахстан вәкилләре катнашында XXVI федераль Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 июльдә Омск ипподромында ат чабышлары оештырыла, ә кичен концертлар залында Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Омск хоры һәм «Татар җыры» төбәк конкурсы җиңүчеләренең чыгышы көтелә.

18 июльдә бәйрәм чаралары «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында узачак. Кунаклар өчен катнашучыларның тантаналы парады, Сабан туе әләмен күтәрү тантанасы һәм берничә мәйданчык эше әзерләнгән. Парк территориясендә милли көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары оештырыла, анда иң көчле батырлар төп бүләк — тәкә өчен бил алышачак. Омскилылар капчык киеп йөгерүдә, аркан тартышуда һәм күзне йомып чүлмәк ватуда көчен сынап карый алачак.

Татарстан кунаклары Омскига алып килгән дүрт метрлы самавыр һәм зур казан гастрономия программасының төп вакыйгасы булачак, әлеге казанга дүрт мең порция шурпа сыя. Төрле төбәк вәкилләре милли десертлар: чәкчәк, бавырсак әзерләү буенча кулинария мастер-класслары үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot