news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида янган китапханәгә элеккегә караганда дүрт тапкырга артыграк китап тупланган

Татар авылында бер ай элек китапханә һәм Мәдәният йорты тулысынча янып бетеп, яңа китапханәгә басмалар җыю игълан ителде.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең Тәвриз районы Тайчы авылында янгыннан зыян күргән китапханәгә моңа кадәр булган китаплардан дүрт тапкырга артыграк басмалар тупланылган. Бу хакта Омск татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тайчы авылында 1960 елда төзелгән китапханә һәм Мәдәният йорты тулысынча янып беткәнлектән, җирле татарлар китапханәне торгызуга ярдәм сораган иде.  
  •  Район үзәгеннән 60 чакрым ераклыкта булган Тайчи авылында 450дән артык кеше яши. 
Китапханәче Эльза Галиева сүзләренчә, авылда интернет начар эшли, шуңа күрә китапханәгә ихтыяҗ булган. Анда укучылар һәм пенсионерлар йөргән. Китапханә фондында 4000нән артык басма булган. Укучылар мәктәп программасы буенча әдәбият, фантастика һәм детектив алып укыганнар. Шулай ук кешеләр биредә документларның күчерелмәсен ясаткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100