news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида XXVI Федераль Сабантуйның төп өлеше башланды

Омскида XXVI Федераль Сабантуйның төп өлеше башланды
Фото: © «Татар-информ», Айгөл Ахмадишина

18 июль иртәсеннән Омскиның «Яшел утрау» паркында Федераль Сабантуйның төп өлешендә традицион күңел ачулар башланды. Татар хуҗалыклары буйлап Омск татарларын һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразыев һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова йөрде.

Бәйрәм программасы ике көнгә — 17 һәм 18 июльгә сузылды. Чаралар өч мәйданчыкта: «Яшел утрау» паркында, ипподромда һәм Филармониянең концерт залында үтте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Кичә, 17 июльдә, Омскида Федераль Сабантуй программасы Үзәк ипподромда ат чабышлары белән старт алды. Иң яхшы чабышкы атлар һәм җайдаклар төп бүләкләр һәм кубок өчен көрәштеләр.

Кич белән Омск филармониясенең Концерт залында Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе сәнгать осталарының зур концерты булды. Сәхнәдә Дәүләт академик Омск рус халык хоры, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР халык артисты Алинә Шәрипҗанова, ТР атказанган артистлары Илгиз Мөхетдинов, Чулпан Нәҗипова, Марсель Вагыйзов һәм башкалар чыгыш ясады.

Бүген «Яшел утрау» паркында Сабантуйның төп чаралары үтте. Парк территориясе иҗади, уен һәм спорт ярышлары өчен берничә тематик зонага бүленгән иде. Омск халкы һәм шәһәр кунаклары татар милли уеннарында катнаша алдылар: көянтә-чиләк белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату, баганада капчык сугышы һәм башкалар. Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко традицион чүлмәк вату ярышында катнашты.

Спорт яратучылар өчен кул көрәше, гер спорты һәм ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары эшләде. Шулай ук кунакларны милли көрәш буенча ярышлар, халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар һәм башка активлыклар көтте.

Паркның эчке өлешендә фуд-корт урнашкан иде. Анда милли ризыклар: шулпа, чәк-чәк һәм пылау әзерләделәр. Шулай ук милли ишегаллары эшләде. Анда төрле халыкларның традицион тормышы белән танышырга һәм милли ризыклар татып карарга мөмкин булды.

Парк кунаклары өчен Татарстаннан килгән сәнгать осталары катнашында концерт оештырылды.

Сабантуй — халыклар бердәмлеге символы. Федераль Сабантуй «Россиянең мәдәни башкаласы 2026» программасының ТОП-150 төп вакыйгасына керә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot