news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида XXVI Федераль Сабантуй ат чабышлары белән башланды

Омскида XXVI Федераль Сабантуй ат чабышлары белән башланды
Фото: © «Татар-информ», Айгөл Әхмәдишина

XXVI Федераль Сабантуй чаралары Омскида ат чабышларыннан башланды. Омск ипподромы бүген Россиянең 36 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстан делегациясен кабул итә. Төп бәйрәм программасы һәм Сабантуйның рәсми ачылышы иртәгә «Яшел утрау» паркы территориясендә уза, анда «Татар утары» җәелдереләчәк.

Ат ярышлары жокейлар парады белән ачылды. Программа кысаларында җиңел ике тәгәрмәчле экипажларда чабышлар һәм узышлар узды. Ярышларда Омск төбәгенең ат спорты коллективларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар «Сабантуй Кубогы», шулай ук «Алтын Батыр», «Себер далаларының көче» һәм «Сабантуй горурлыгы» призлары өчен көрәштеләр.

Фото: © «Татар-информ», Айгөл Әхмәдишина

«Бу ел стандарт режимда гына узмый, без бу бәйрәмне уздыруга бөтен көчебезне һәм мөмкинлекләребезне керттек, чөнки Россия Федерациясе Президенты Указы белән бу ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең Сабантуй аша без бөек халкыбызны һәм бөек Россияне күрсәтәбез», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев.

17 июль кичендә Омск филармониясенең Концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты була.

news_right_1
news_right_2
news_bot