Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омскида XXVI Федераль Сабан туе рәсми ачылды
Бүген Омскидагы XXVI Федераль Сабантуй бәйрәме тантаналы пролог белән ачылды. Театральләштерелгән тамашада Татарстаннан килгән сәнгать осталары һәм Омск өлкәсе иҗат коллективлары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татарк онгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пролог тамашачыларны татар халкының бай тарихы, гореф-гадәтләре, туган җиргә мәхәббәте һәм Себер җирлегендә төрле халыкларның үзара дус булып яшәве белән таныштырды. Хореографик һәм вокаль композицияләр тамашачыларга онытылмас хис-тойгылар бүләк итте. Бу искиткеч тамашаны рәсми затлар һәм меңнәрчә бәйрәм кунаклары зур соклану белән күзәттеләр, диелә хәбәрдә.
Белешмә: Борын-борынгыдан татарлар яшәгән Себернең Омск төбәгендә, Иртыш һәм Ишим елгалары буенда бик күп татар авыллары урнашкан. Алар арасыннан бай тарихлы Әшеван авылы быел үзенең 800 еллыгын билгеләп үтә. XXVI Федераль Сабантуйның шушы датага туры килүе дә тирән мәгънәгә ия. Әшеванның юбилеен билгеләп үтү кысаларында исә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бөек шагыйребез һәйкәле ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз