news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Халыкара Иртыш буе Сабан туеның беренче хәйриячесен сайладылар

Омскида Халыкара Иртыш буе Сабан туеның беренче хәйриячесен сайладылар
Фото: https://tatarstan-omsk.ru

Омскиның «Инкос» Сервис компаниясе ҖЧҖ һәм «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге тарафыннан беренче меценатлык килешүе төзелде. Шулай итеп Халыкара Иртыш буе Сабан туеның беренче хәйриячесен сайладылар. Бу хакта Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автономия советы рәисе Радик Миңнеханов сүзләренчә, килешү компания директоры Мария Ермолина катнашында имзаланган. Компания базарда инде 17 ел эшли, ул Омск мәктәпләренә кайнар ризык китерү белән шөгыльләнә.

II Халыкара Иртыш буе Сабан туе 2024 елның 27 июлендә Омскида узачак. Бәйрәмгә 1 меңгә якын техник делегат, 1500 рәсми делегат килер дип көтелә. Омскида әлеге бәйрәм өчен махсус этнокомплекс төзелә.

«Омск өлкәсендә милләтара һәм конфессияара элемтә җайга салынган. Без үзебез дә төбәктә яшәүче башка халыкларның бәйрәмнәренә барабыз. Мондый чаралар төбәкләр арасында икътисади һәм мәдәни багланышларны җайга салырга ярдәм итә. Безнең бәйрәмдә дә кунаклар көтәбез. Без бердәм булганда гына көчле!» - дип искәртте Радик Миңнеханов.

Иртыш буе Сабан туенда Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да кунак буларак катнашуы көтелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100