news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида узган Сабан туенда биш меңгә якын кеше кунак булды

Омск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Дәүләт Балтабаев кунакларны бәйрәм белән котлап, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт теләде.

Омскида узган Сабан туенда биш меңгә якын кеше кунак булды
tatar-congress.org

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Омск шәһәре хакимияте һәм төбәк Хөкүмәте ярдәмендә инде унөченче ел рәттән татар халкының милли бәйрәмен – Сабан туен үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм тантаналы төстә ачылыр алдыннан милли уен мәйданчыклары эшләде, спорт бәйгеләре үткәрелде. Төп вакыйгаларның берсе – билбау көрәшендә профессиональ спортчылар бил алышты. Быел Тимерҗан Кәлимуллинның укучысы Антон Ботаев абсолют батыр калды. Ул «2019 ел батыры» исеменә лаек булды, җиңүчегә шулай ук Тимерҗан Кәлимуллин кубогын һәм төп бүләк – тәкә тапшырдылар.

Омск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Дәүләт Балтабаев кунакларны бәйрәм белән котлап, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт теләде.

Төбәк Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Каракоз, Омск шәһәре хакимиятенең иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм социаль сәясәт департаменты директоры Радмила Мартынова да үзләренең сәламләү сүзләрен җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Омскида яшәүче милләттәшләребезгә бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре юллаган иде.

Чараны оештыручылар хәбәр итүләренчә, Сабан туенда 5 меңгә якын кеше катнашкан. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100