news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида үтүче XXVI Федераль Сабан туеның көрәш батыры билгеле

Омскида үтүче XXVI Федераль Сабан туеның көрәш турниры төгәлләнде. Абсолют батыр исеменә Радик Сәләхов лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Радик Сәләхов – Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә танылган көрәшче, күпьеллык спорт рекордсмены. Ул бүген татар көрәше тарихында иң титуллы һәм көчле батырларның берсе.

Батырга тәкә һәм Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – машина ачкычы тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot