news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида Тукайга һәйкәл ачуны сорыйлар: Бу Себердә аңа куелган беренче һәйкәл булачак

Омскида Тукайга һәйкәл ачуны сорыйлар: Бу Себердә аңа куелган беренче һәйкәл булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган «Миләт җыены»ның пленар утырышында Омск өлкәсеннән җәмәгать эшлеклесе Фагыйлә Чумарова 800 еллык тарихы булган борынгы Әшеван авылында халыкның Тукайга һәйкәл урнаштырырга сорауларын хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Омск өлкәсендә 41 меңгә якын милләттәшебез яши, районнарда сакланып калган 45 татар авылы бар. Төбәктә татар милли-мәдәни җәмгыяте авылларда да, шәһәрдә дә телебезне саклау һәм үстерү, бай мирасыбызны яшьләргә тапшыру өлкәсендә зур эш башкара. Берсеннән-берсе матур мәдәни чаралар, Сабан туйлары узып тора, ансамбльләр эшләп килә, Тамир Алимбаев акчасына 20 елдан артык «Татар дөньясы» исемле газета нәшер ителә һәм бөтен өлкә буенча бушка таратыла», – дип, Омскида яшәүче татарларның тормышы белән таныштырды.

Шулай ук ул берничә ел эчендә халыкка бик зур авырлыклар һәм кайгы-хәсрәт аша үтәргә туры килүен дә искә алды.

«Соңгы елларда без үзебезнең шатлыклы вакытларда гына түгел, ә кайгы-хәсрәт килгән вакытта да бердәм булуыбызны, бер йодрык булып берләшә алуыбызны күрсәттек. 2021 елнының 6 май көнендә өлкәбезнең Большеречье районы Каракүл авылы санаулы минутларда көлгә әйләнде, ярты авыл халкы йорт-җирсез калды. 2024 елны язгы ташу вакытында, Иртыш, Ишим елгалары ярларыннан чыгып, Төмән, Омск өлкәләрендәге авыллар су астында калдылар. Иң зур зыянны бай тарихлы Әшевән һәм Үләнкүл авыллары күрде. Болыннар, урманнар, йорт-куралары бөтенләе белән су астында калдылар. Бик күп мал-туар су астында батып үлеп беттеләр», – диде ул.

Әлеге авыр вакытларда ярдәм кулы сузган һәм йорт-җирләрне торгызган өчен ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, эшмәкәрләргә һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Шушы вакыйгалардан соң, Әшевән авылы халкы, мәктәпкә Г.Тукай исеме бирүне һәм аның һәйкәлен урнаштыруда теләктәшлек белдерүне сорап, җирле хакимиятләргә, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итте. Киләсе елга бай тарихлы Әшеван авылының 800 еллыгын һәм Бөек Тукаебызның 140 еллыгын бәйрәм иткәндә, әлеге һәйкәл ачылыр дигән өметтә калабыз. Бу – Тукайга Себердә куелган беренче һәйкәл булачак», – дип йомгаклады ул.

Шуны да әйтергә кирәк, 2026 елда Федераль Сабантуй Омскиның Әшевән авылында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot