news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә грек-рим көрәше буенча турнир узачак

Турнирда Россиянең 12 төбәгеннән 200 спортчы катнашачак.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”). Омск шәһәренең велоүзәк спорт базасында Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә грек-рим көрәше буенча икенче Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта Омск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә.

28 сентябрьдә булачак ярышларда 13-15 яшьлек егетләр катнашачак. Ярышларга Россиянең 12 төбәгеннән 200ләп спортчы килер ди көтелә.

Тимерҗан Кәлимуллин истәлегенә беренче турнир 2017 елда узган. Анда 126 спортчы катнашкан булган.

  • Халыкара класслы спорт мастеры Тимерҗан Кәлимуллин 1961 елда Омск шәһәрендә туа. Ун яшеннән спорт белән мавыга башлый һәм юниорлар арасында СССР беренчелекләрендә берничә тапкыр җиңеп чыга. 20 яшендә ул яшьләр арасында дөнья беренчелегендә икенче урын яулый. Спорт карьерасында халыкара ярышларда җиңүгә ирешә, СССР чемпионатларында призер һәм чемпион була. 1985 елда Дөнья кубогына ия була. Бер елдан Европа чемпионы була һәм дөнья чемпионатында көмеш медаль яулый. 2016 елда вафат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100