news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида татар халкының милли ризыкларын пешерергә өйрәттеләр

Омскида татар халкының милли ризыкларын пешерергә өйрәттеләр
Фото: https://tatar-congress.org

Омскиның «Старина Сибирская» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының «Татар утары»нда Альбина Фәтхетдинова татар халкының милли ризыкларын пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Аны Омскига Бөтендөнья татар конгрессы юллады. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.

«Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Биредә «Ак калфак» оешмасыннан 11 ханым мич коймагы, борай бәлеше, гөбәдия, чәк-чәк һәм өлеш пешерергә өйрәнде. Шулай ук мастер-класслар иртәгә Омск һәм Томск шәһәрләрендә дәвам итәчәк», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot