news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида татар теле укытыла башлаячак

Омскида татар теле укытыла башлаячак
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Якшәмбе көнне Омскиның «Ибир» җирле татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының киңәйтелгән утырышы булды. Анда татар теле дәресләре оештыру буенча сорау каралды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Җыелышка укытучылар һәм туган телләрен өйрәнергә теләүчеләр чакырылган иде. Укытучылардан 40 ел стажы булган Асия ханым Назыйрова һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Эльвира ханым Сәхипова булды.

Әлегә туган телләрен өйрәнергә 15тән 40 яшькәчә булган 17 кеше язылды. Җыелыш шәһәрнең Милләтара гуманитар үзәгендә узды. Татар теле курсы да анда ук, алдагы якшәмбе көнендә эшли башлаячак. Дәресләр «Ак калфак» оешмасы активисты Мәүличамал Сәгадиева тырышлыгы белән оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot