news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида татар мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен премия биреләчәк

Омскида татар мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен өченче тапкыр оештырыла торган төбәк премиясенә гаризалар кабул ителә. Премия белән татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр билгеләп үтеләчәк. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Омск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Гаризаны 2 июньгә кадәр Оештыру комитетының электрон почта адресына ayu-omsk@mail.ru җибәрергә кирәк.

Татар мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен төбәк премиясе конкурс нигезендә Омск территориясендә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрне, туган телне саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен бирелә.

Ул түбәндәге номинацияләрдә бирелә:

«Иң яхшы татар иҗат коллективы» – номинация иҗат коллективларына 2023 елдагы эшчәнлеге өчен тәкъдим ителә.

«Иң яхшы җитәкче» – номинация иҗат коллективлары һәм үзәкләре җитәкчеләренә 2023 елда башкарган эшләре өчен бирелә.

«Иң яхшы проект» - 2023 елда татар телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру буенча иң яхшы проект яки иң яхшы чараны билгели торган номинация.

«Татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен» – татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү эшчәнлеге аларның тормышының мөһим өлешенә әверелгән затлар өчен номинация.

«Татар телен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен» – педагоглар һәм татар теле укытучылары өчен номинация.

Махсус номинация эксперт жюри әгъзалары тарафыннан билгеләнә.

Премия дәгъвалаучылар исемлекләре эксперт жюри әгъзалары тарафыннан карала. Аның составына хакимият органнары вәкилләре, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре, мәдәният, спорт һәм мәгариф эшлеклеләре кергән.

Һәр номинациядә җиңүчеләргә истәлекле призлар һәм дипломнар тапшырыла. Бүләкләү 2024 елның 30 июненнән дә соңга калмыйча узачак.

Премияне Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә куя. Әлеге эшчәнлек Президент грантлары фонды ярдәме белән Омск өлкәсе Хөкүмәте грант акчасына алып барыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100