news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида "Татар мәгарифе көннәре" уздырыла

Өч көн дәвамында мәгариф оешмаларында очрашулар, белгечләр белән түгәрәк өстәлләр, Татарстан укытучыларының остаханәләрен үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). "Татар-информ" алданрак хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 7-9 декабрьдә Омск өлкәсендә "Татар мәгарифе көннәре"н уздыра.
Өч көн дәвамында мәгариф оешмаларында очрашулар, белгечләр белән түгәрәк өстәлләр, Татарстан укытучыларының остаханәләрен үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе Омск өлкәсенең Большеречье районындагы Үләнкүл авылының урта мәктәбенә дә барачак.

Барлык чаралар Омск өлкәсенең Мәгариф министрлыгы һәм «Мәдәният» өлкә төбәк татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100