Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омскида Татар мәдәнияте көннәре уздырыла
Программадагы чаралар өч көнгә исәпләнгән.

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 23-25 март көннәрендә Омскида Татар мәдәнияте көннәре узачак. Проект Россия Федерациясе Президенты фонды гражданлык җәмгыятен үстерү өчен биргән грантны файдалану хисабына тормышка ашырыла. Әлеге зур вакыйга уңаеннан өч көн дәвамында бик күп кызыклы чаралар уздыру каралган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни төбәк иҗтимагый оешмасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Камил Сәйфуллин хәбәр итте.
“Тиздән Омск өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре башланып китәчәк. Бу тантананы зур түземсезлек белән көтәбез. Хәзерге вакытта әлеге чарага әзерлек эшләре бара. Бәйрәмнең төп максаты – татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү”, - дип билгеләп узды Камил Сәйфуллин.
Омскида Татар мәдәнияте көннәрен “Татарстан-Омск” “Эшлекле һәм мәдәни багланышларны үстерү үзәге” коммерцияле булмаган хезмәттәшлеге, “Заман” татар мәдәният үзәге, Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Бәйрәм барышында бик күп кызыклы чаралар узар дип көтелә.

23 мартта Конгресс-Холлда (Экспоүзәк) яшьләр һәм Мәдәни үзәк җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәлләр, очрашулар, фикер алышулар булачак. Милли ашлар һәм традицион милли һөнәрчелек күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.
24 мартта бәйгеләр уза. Конгресс-Холлда милли уеннар, “Татар кызы” һәм “Татар егете”, “Аулак өй”, шигырь укучылар бәйгесе булыр дип планлаштырыла.

25 март – йомгаклау көнендә М.Малунцев исемендәге мәдәният йортында “Чәк-чәк PARTY”, "Казан егетләре" төркеме катнашында Гала-концерт, катнашучыларны бүләкләү булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз