news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Татар мәдәнияте көннәре оештыралар

Чара кысаларында “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре булачак.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Омскида 23, 24, 25 мартта Татар мәдәнияте көннәре булачак. Татар мәдәнияте көннәре проекты Россия Федерациясе Президенты фонды гражданлык җәмгыятен үстерү өчен биргән грантны файдалану хисабына тормышка ашырылачак. Бу хакта Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Омскида Татар мәдәнияте көннәрен "Татарстан-Омск" “Эшлекле һәм мәдәни багланышларны үстерү үзәге” коммерцияле булмаган хезмәттәшлеге; Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни төбәк иҗтимагый оешмасы; "Заман" татар мәдәният үзәге оештыра. Программадагы чаралар өч көнгә исәпләнгән.

23 мартта Конгресс-Холлда (Экспоүзәк, Омск шәһәре) яшьләр һәм Мәдәни үзәк җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәлләр, очрашулар, фикер алышулар булачак.

24 март исә күргәзмә һәм бәйгеләргә багышлана. Конгресс-Холлда тематик күргәзмәләр әзерләнә, традицион милли һөнәрчелек ярминкәсе оештырыла, кино күрсәтелә, милли уеннар булыр дип планлаштырыла, “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләрен оештырачаклар.

25 март – йомгаклау көнендә М. Малунцев исемендәге мәдәният йортында “Чәк-чәк PARTY” акциясе, бүләкләүләр, Татарстанның популяр "Казан егетләре" төркеме катнашында Гала-концерт булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100