news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида «Татар кызы 2024» бәйгесен «АЮ» татар яшьләре берлеге оештыра

Омскида «Татар кызы 2024» өлкә конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Әлеге бәйгене Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Омск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Проект милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызуга, саклап калуга һәм үстерүгә, рухи мирасны яшь буын вәкилләренә тапшыруга юнәлтелгән.

Гаризалар 2023 елның 20 декабренә кадәр электрон почта адресына (ayu-omsk@mail.ru.) «Татар кызы 2024» тамгасы белән кабул ителә. Финал 2024 елның 6 гыйнварында «Тимер юлчылар» шифаханә-профилакторие базасында уза. Катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурс «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән уздырыла. Әлеге эшчәнлек Татарстанның гражданлык җәмгыятен үстерүгә биргән гранты акчасына гамәлгә ашырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100