news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида «Татар кызчыгы – 2024», «Татар малае – 2024» бәйгесенә чакыралар

Омск шәһәрендә «Татар кызчыгы – 2024», «Татар малае – 2024» бәйгесе узачак. II Төбәк балалар бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә, дип яза «ВКонтакте» социаль челтәре сәхифәсендә Омск татарлары.

Конкурста татар телен белгән яки аны өйрәнергә омтылган 6-12 яшьлек малайлар һәм кызлар катнаша ала. Гаризалар 2023 елның 20 декабренә кадәр, «Балалар бәйгесе» билгесе белән ayu-omsk@mail.ru электрон почта адресына кабул ителә.

Бәйгенең финалы 2024 елның 6 гыйнварында «Тимер юлчы» («Железнодорожник») шифаханә-профилакторий базасында (5-нче Марьяновская урамы, 4Б) узачак. Конкурста катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, диелә хәбәрдә.

Проект яшь талантларны ачыклау һәм үстерүгә, балаларны туган телгә, татарларның тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итүгә, бәйгедә катнашучыларның башкару осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Бәйгене оештыручы — Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Конкурс «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итүдә республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешма ярдәме белән үткәрелә. Әлеге эшчәнлек Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерү гранты акчасына башкарыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100