news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида «Татар дөньясы» газетасының 20 еллыгын билгеләп үттеләр

Омск шәһәрендә 2003 елның декабреннән нәшер ителеп килүче «Татар дөньясы» газетасының 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Омск өлкәсе татарлары өчен басма мәгълүмат чыганагы Хәким Садыйков тырышлыгы белән булдырылган иде. Газетаны әзерләү, халыкка тарату буенча чыгымнарны түләүче, узган гасырның 90нчы елларыннан ук, Омскиның татар оешмалары эшенә даими матди ярдәм күрсәтеп торучы эшмәкәр, «Иртеш» һәм «Ибир» татар иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Алимбаев Тамир Алимбаевич.

20 ел дәвамында газета өлкә үзәгендә һәм авыл-районнарда яшәүче халыкка түләүсез таратыла. Газета рәсми теркәлгән, 2500 тираж белән нәшер ителә.

Юбилей тантанасында 60 кеше – татар оешмалары җитәкчеләре, авыл – районнардан даими хәбәрләр биреп торучы хәбәрчеләр чакырылган иде. Юбилейның беренче өлешендә конференция – фикер алышу булды, икенче өлеше өстәлләр артында барды. Чыгыш ясаучылар беренче чиратта Тамир Алимбаевичка һәм баш редактор Диана Единяковага рәхмәтләрен белдерделәр, газетаның бәя биреп бетергесез кыйммәтен ассызыкладылар, диелә хәбәрдә.

Рәсми тәбрикләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Котлау хатлары, видео һәм аудио тәбрикләүләр Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевтан, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхидән, Омскиның өлкә һәм шәһәр хакимиятләреннән, Төмән, Новосибирк, Оренбург, Марий Эл мәгълүмат чараларыннан һәм башкалардан җиткерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100