news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Себер татарлары тарихына багышланган очрашу була

Омск Үзәк китапханәсендә "Себер татарлары: тарих, гореф-гадәтләр, яңалыклар" темасына багышланган чара уза.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 25 август көнне, Омск каласы Үзәк шәһәр китапханәсендә тарих фәннәре докторы Гөлсифа Бакиева белән очрашу оештырыла. Бу хакта өлкә татарларының "Заман" оешмасы хәбәр итә. 
 
Россия Фәннәр академиясенең Төмән фәнни үзәге өлкән хезмәткәре очрашуда себер татарларының тарихы, этнографиясе, фольклоры хакыда сөйләячәк. "Себер татарлары: тарих, гореф-гадәтләр, яңалыклар" темасына багышланган чарада кем алар себер татарлары, алар ни рәвешле урнашып яши, сан ягыннан себер татарлары күпме дигән орауларга җаваплар биреләчәк. Себер татарлары формалашуында Урта Азия һәм Идел буе вәкилләренең нинди роль уйнавы хакында да мәгълүмат алырга мөмкин булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100