Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омскида «Сабан туе бәйрәменең гореф- гадәтләрен саклау» семинар- практикумы узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

1 июнь көнне Омск өлкәсендәге Тара шәһәрендә бер матур, зур вакыйга — «Сабан туе бәйрәменең гореф- гадәтләрен саклау» семинар- практикумы узды. Чараны «Дуслык йорты» милли мәдәният оешмасы һәм «Нур» җирле милли- мәдәни мохтәрияте уздырды, дип хәбәр итә Омск өлкәсенең «Иртыш» татар милли-мәдәни үзәге.
«Нур» татар мохтәриятенең рәисе Гөлшат Сатышева чакыруы буенча семинарга төрле өлкәләрдән татар оешмаларының җитәкчеләре үз ярдәмчеләре белән килделәр. Шулай ук, Омск, Большеречье, Тара, Колосовка, Знаменское, Тевриз, Усть-Ишим районнарның татар активистлары да чарада булдылар. Әйтергә кирәк, алар күбесе безнең «Иртыш» татар милли-мәдәни оешмасының әгъзалары.
«Дуслык йортның» җитәкчесе Елена Нальгиева барлык катнашучыларны кереш сүз белән котлады. Семинар программасын Гөлшат ханым алып барды. Сабантуй темасын күтәреп, мастер-классларга күчтек, аларны безгә Гөлнара Имьяминова уздырды. Соңыннан токмачлы ашлар, тәмле чәйләр белән сыйлап, җырлар һәм Сабан туенда уйный торган берничә уеннар да уйнадык. Шулай итеп, семинар яңа планнар, якты өметләр белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз