Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омскида педагог һәм Себер татарлары генеалогиясен өйрәнүче Роза Әхмәдиева вафат булган
Омскида педагог һәм Себер татарлары генеалогиясен өйрәнүче Роза Әхмәдиева озак авырудан соң 82 яшендә вафат булган. Бу хакта «СуперОмск» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.
Роза Әхмәдиева һөнәре буенча педагог булган. Ул озак еллар Тара шәһәре педагогика училищесында физика фәнен укытты, төбәкнең мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертте, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Ул шулай ук генеалогия белән кызыксынган, Себер татарлары булган Айтыкиннар гаиләсенең һәм аларның нәселеннән булган башка затларның язмышын өйрәнү белән шөгыльләнгән. Фәнни тикшеренүләр үткәргән, шул исәптән тематик фәнни конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясаган.
«Роза Нурмөхәммәт кызы югары дәрәҗәдәге профессиональлеге, шулай ук һәрвакыт ярдәм итәргә әзерлек кебек сыйфаты белән аерылып торды. Аңа яхшы күңеллелеге, акыллылыгы һәм күңел җылысы профессиональ өлкәдә дә, шәхси тормышта да уңай атмосфера тудырырга ярдәм итте», – дип билгеләп үткән мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре һәм дуслары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз