news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида «Печән базары» татар мәдәнияте фестиваленә чакыралар

Фестивальнең һәр кунагы кызыклы мастер-классларны карый алачак, бәйрәм концерты барышында төп сәхнәдә заманча образлар тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Шимбә, 21 сентябрь көнне, 12: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр Омскиның Халыклар дуслыгы скверында «Печән базары» дигән заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Фестиваль «ЭТНО территориясе» иҗади проекты кысаларында Омскиның «Заман» татар мәдәни үзәге тарафыннан оештырыла.

«Бүген без татар мәдәниятен заманча чагылышында күрсәтергә телибез. Фестивальдә сезнең имидж буенча осталардан дәресләр алу һәм гаҗәеп фотозонада яңа образларыгызны гәүдәләндерү, уңышлы яшь эшкуарларның лекцияләрен тыңлау мөмкинлеге булачак. Һәм, әлбәттә инде, тәмле ризыклардан авыз итү», - дип сөйләде «Заман» татар мәдәни үзәге рәисе Чулпан Фәхретдинова.

Иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм социаль сәясәт департаментында билгеләп үтелгәнчә, осталар аллеясеннән тыш, фестивальнең һәр кунагы кызыклы мастер-классларны карый алачак, бәйрәм концерты барышында төп сәхнәдә заманча образлар тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100