news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс узачак

Конкурс татар һәм рус телләрендә үткәрелә.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Тара шәһәре татар мәдәнияте үзәгендә 12 февральдә Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Ул татар һәм рус телләрендә үткәрелә.

Конкурста 1-11 сыйныф укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot