news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Муса Җәлилгә багышланган сәнгатьле укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Омск өлкәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгына багышланган III Төбәкара сәнгатьле укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта Омск татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Конкурсның максаты – Муса Җәлилнең мирасына кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм тәэсирлелеген тою сәләтен үстерү. Бәйгедә Омск өлкәсе территориясендә һәм аннан читтә яшәүче, алты яшьтән олырак теләгән һәркем катнаша ала.

Конкурста катнашучылар Җәлил шигырьләрен (тулысынча яки өзеген) татар телендә сәнгатьле укуда; Муса Җәлил шигырьләрен (тулысынча яки өзеген) рус телендә сәнгатьле укуда ярыша.

Алар түбәндәге яшь категорияләренә бүленә:

• 6 яшьтән 14 яшькә кадәр;

• 15 яшьтән 35 яшькә кадәр;

• 36 яшьтән алып һәм олырак.

Конкурска Муса Җәлил шигырьләрен (тулысынча яки өзеген) татар яки рус телләрендә сәнгатьле укыган видеоматериаллар кабул ителә.

Эшләрне 17 мартка кадәр «Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку» билгесе белән jalil1906@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Бәйге нәтиҗәләре 2024 елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча сайтларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурсны Омск өлкәсенең «АЮ» Татар яшьләре берлеге» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәрә. Бәйге Президент грантлары фонды финанслаган вакытта Омск өлкәсе Хөкүмәте тәкъдим иткән грант акчаларына уздырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100