news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида Муса Җәлил һәйкәлен 18 июльдә ачачаклар

Омскида Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куюга әзерлек эшләре төгәлләнә. Скульптура композициясен ачу тантанасы 18 июльгә планлаштырылган һәм шәһәрдә Федераль Сабантуйга туры китерелә.

Һәйкәлнең авторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина. Архитектура ягыннан планлаштыру һәм монтаж өчен Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Сакен Хөсәенов җавап бирә.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев Омск өлкәсенә эш сәфәре барышында монумент урнаштыру өчен билгеләнгән мәйданчыкны карады. Ул шулай ук җирле оештыру комитеты белән янәшәдәге скверны төзекләндерү һәм ачылу тантанасын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Һәйкәлне монтажлау һәм территорияне төзекләндерү буенча барлык финанс йөкләмәләрен Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе үз өстенә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot