Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омскида милли казах колориты урын алган Россиядәге бердәнбер Аллаһ йорты ачылачак
Казахлар - Омск өлкәсендә яшәүче төп халыкларның берсе, алар өлкә үсешенә лаеклы өлеш кертә.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Омскида беренче Омск шәһәр Җәмигъ мәчетен төзү эшләре төгәлләнеп килә.
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектның уникальлеге шунда ки, ул — эчке бизәлешендә милли казах орнаментлары кулланылган Россиядәге бердәнбер Аллаһ йорты. Мәчет ачылышын Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү вакыйгасына багышларга ниятлиләр.
Казахлар — Омск өлкәсендә яшәүче төп халыкларның берсе, алар өлкә үсешенә лаеклы өлеш кертә. Беренче Омск шәһәр Җәмигъ мәчете шәһәрнең казахлар күпләп яши торган бер районындагы дин тотучылар һәм меценатлар акчасына сафка бастырыла. Мәчеткә келәмнәрне Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин бүләк иткән.
«Ислам Идел буена VIII–IX гасырларда килгән, 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми дин буларак кабул ителгән. Әлеге вакыйга хәзерге вакытта Казахстанда һәм Көнбатыш Себердә яшәүче халыкларны дини яктан агартуга да йогынты ясаган, чөнки дингә өндәүчеләрнең күпчелеге далада яшәүче халыкларга нәкъ менә Идел буеннан килгән», — диде Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Дәүләт Балтабаев.
«Без 922 елдагы вакыйгаларның казах халкының дини тарихы белән үзара бәйләнеше хакында сөйли алабыз, шунлыктан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Омск өлкәсе мөселманнары тарафыннан көтеп алынган бәйрәм буларак кабул ителә», — диде Дәүләт Балтабаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз