news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Коръән укучылар бәйгесе имам Руслан Вахитов истәлегенә багышлана

24 сентябрьдә Омскиның «Кызыл гвардия» мәдәният йортында Коръән укучылар арасында төбәк конурсы узачак. Ул имам Руслан Вахитов истәлегенә багышлана. Бу хакта Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда 15 яшькәчә малайлар катнаша ала. Алар «Фатиха» сүрәсен һәм Коръәндәге соңгы 10 сүрәне белергә тиеш.

Программага «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр һәм мөселман атрибутикасы күргәзмәсе кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100