news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида көчле салкыннар “Кардәшләр” чарасын башка вакытка күчерергә мәҗбүр иткән

18-20 ноябрь көннәрендә узарга тиеш булган бу чараның кайчан үткәреләчәге әлегә мәгълүм түгел.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу атнада 18-20 ноябрь көннәрендә Омск шәһәре “Кардәшләр” проектына старт бирергә тиеш иде. “Кардәшләр” хәрәкәте идеясенең IX Себер татар яшьләре фестивалендә тәкъдим ителгәнен искәртик. Омскида атна дәвамында 35 градуска кадәр салкын һава вәгъдә ителүе белән бәйле рәвештә, бу чараны башка вакытка күчерергә карар кылганнар. Оештыручылар “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Әлегә татар яшьләре очрашуының кайчан узачагы билгеле түгел.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Себер татар яшьләре форумында Омск шәһәрендәге берничә оешманың татар яшьләрен җыеп, төрле чаралар уздыру инициативасы белән чыкканын билгеләп узды. “Дөньяда коучсерфинг – бер-береңә йөреш тәҗрибәсе бар. Омскиның бу проектны башлап җибәрүе татарча коучсерфингка этәргеч булыр дип уйлыйбыз. Омск аның беренче этабын башлый. Себер төбәгендә башланып китәчәк әлеге чара нәтиҗәле узса, бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату күздә тотыла”, - диде Айрат Фәйзрахманов. Ул бу проектны үткәрү өчен шәһәрне күрсәтү, экскурсия, мәдәни татар телле чара һәм белем бирү юнәлешендәге берәр чара уздыру шарт итеп куелганын билгеләп узды.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, Омскидан соң, бу чараны оештыруга Екатеринбург, Новосибирск шәһәрләре теләк белдергән. Аларның ике айга бер үткәрелүе ниятләнә.

"Кардәшләр"не Омскидагы өч оешма – Заман” милли-мәдәни үзәге, Омск төбәк милли мәдәни автномиясе һәм Омск шәһәре милли-мәдәни автономиясе әзерләгән. “Заман” үзәге җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру, интеллектуаль уеннар уздыру, татар музыкасы астында төнлә тимераякта шуу кебек кызыклы чаралар үткәрү ниятләнгәнен билгеләп узды. Тик, югарыда әйтелгәнчә, бу чаралар көчле салкыннар аркасында 18-20 ноябрьдә уздырылмаячак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100