news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида хәрбиләр өчен мәчет ачылды

Омск өлкәсе мөфтие урынбасары “Мәдинә” мәчете ачылуны хәрби мөселманнар өчен мөһим вакыйга, диде.

Омскида хәрбиләр өчен мәчет ачылды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Омскида тимер юл бригадасының хәрби бүлек мөселманнары өчен намаз уку урыны барлыкка килде. Бу хакта Казахстан мөселманнары Дини нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Бу ябык территориядәге икенче дини йорт. 

Омскида тимер юл хастаханәсенең хәрби бүлегендә хәрби-мөселманнар өчен гыйбадәтханә ачылды. Мөфти урынбасары Магажан Жаваров “Мәдинә” мәчете ачылу хәрби мөселманнар өчен мөһим вакыйга диде. Ул мәчет төзелешенә ярдәм иткән өчен хәрби командованиегә рәхмәт әйтте.

Тимер юл бригадасы полковнигы Сергей Шишкин, хәрбиләрнең 30 проценты мөселманнар булуын һәм православ чиркәү янәшәсендә мәчет ачу Россия халыкларының дуслыгы турында сөйли диде.

Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Бота Бакулин дингә ышанган кеше хәрби хезмәтен яхшы үти, чөнки Ватанны саклау аның өчен изге бурыч булып санала диде.

Тантаналы чара ахырында хәрбиләр һәм килгән кунаклар намаз укыды һәм чәй табынына җыелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot