news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омскида Габдулла Тукайның туган көненә багышланган квест-уен узды

Омскиның «Алтын» балалар-яшьләр үзәге «Мирас» балалар клубы өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә багышланган мавыктыргыч квест-уен оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге интерактив чара Тукайның әдәби мирасын популярлаштыру, шулай ук балаларда татар теле һәм мәдәниятенә кызыксынуын үстерүне максат итеп куя.

Чараның үзенчәлеге – квестта балалар әти-әниләре белән бергә катнашты. Нәтиҗәдә уен гаилә традицияләрен ныгытырга, буыннар арасындагы бәйләнешне көчәйтергә һәм бөек шагыйрь турында белемнәрне уртаклашырга ярдәм итте.

Уен барышында балалар һәм өлкәннәр шагыйрь тормышының мөһим этаплары белән таныштылар, аның әсәрләрен искә төшерделәр, цитаталарын укыдылар, шулай ук иҗатына бәйле төрле биремнәр үтәделәр һәм башваткычлар чиштеләр. Квест мавыктыргыч станцияләр форматында узды, аларның һәркайсы катнашучыларга яңа мәгълүмат бирде һәм белемнәрне истә калырлык итте.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында татар телен куллануны пропагандалау чарада аерым әһәмияткә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot