news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды

Омскида Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды
Фото: tatar-congress.org

Омскида Ак калфак ханымнары тырышлыгы белән Г. Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды. Шагыйрь турында сөйләгәннән соң, «Кәҗә белән Сарык» әкиятенә инсценировка куелды. Артистлар уенын балалар да, олылар да зур кызыксыну белән карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар шагыйрьнең төрле елларда язылган төрле шигырьләрен сөйләде. Мохтарият директоры вазифасын үтәүче Марат Катыров актив катнашып килүче балаларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Кичә бергәләшеп тәмләп чәй эчү белән дәвам итте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100