Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омскида Динә һәм Рафаэль Латыповлар булып киттеләр
Омскида Динә һәм Рафаэль Латыповлар булып киттеләр
(Омски, 18 апрель, «Татар-информ», Сания Мирхалиева). Татарстаннан читтә яшәүче татарларны бүгенгә кадәр татар итеп җырларыбыз-моңнарыбыз саклап килә дисәк, ялгыш булмас. Җирле халык өчен Татарстаннан яки Башкортстаннан артистлар килү чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә. Шундый җыр бәйрәме узган җомга көнне Омскида булып узды. Шәһәрдә зур концерт белән Динә һәм Рафаэл Латыйповлар булып киттеләр. Әйтергә кирәк, аларның концертын оештыручылар, залда тамашачы булырмы икән дип, эшкә алынырга берникадәр шикләнеп тә торган иделәр. Чөнки, Омскида күптән түгел генә, шәһәр халкын дәррәү кузгатып, Айдар Галимовның һәм Салават Фәтхетдиновның концертлары булып узган иде. Әмма шикләнүләр урынсыз булды, Омскига беренче генә килүләре булса да, Латыйповлар концертына халык күпләп килгән иде. “Малунцев” исемендәге мәдәният сараенда буш урын калмады дияргә була. Латыповлар концерты Омскида булган башка концертлардан берникадәр аерылып та торды, ул сәхнәләштерелгән күренеш рәвешендә, җыр-биюләр белән үрелеп барды, яшь башкаручылар күп булды. “Безнең сүзләребезне аңларлар микән, себер ягында диалект башкачарак бит дип, борчылган идек”,- ди Динә Латыйпова.
Тамашачылар арасында яшьләр дә күп булды. Татарча белү-белмәвенә карамастан, бер генә кеше дә концертка карата ризасызлык белдермәде, артистларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылады. Концерт тәмамланганнанан соң, артистларга рәхмәтләрен белдерүчеләр дә күп булды. Чыгышы белән Башкортстан ягыннан булган Рим Әхмәтгәрәев “Мин бер генә концертны да калдырмыйм. Әлбәттә, аларның барсы да уңышлы була, күңелгә кереп кала, дип әйтеп булмый. Ә бүгенге концерт искиткеч булды. Мин рәхәтләнеп ял итеп утырдым. Җырчыларга кушылып җырлыйсым, биючеләр янына төшеп, биисем килде. Рәхмәт, шундый матур программа белән килгәннәренә”, - диде.
Омскида гына түгел, Төмән, Новосибирски, Прокопьевск шәһәрләрендә дә Латыповларның концертлары уңышлы узды. Татар җырлары шәһәрләрнең мәдәният сарайларында да, татар авыллары клубларында да яңгырады. “Төмән өлкәсенең Әсән авылында куйган концертка халык якын-тирәдәге 9 авылдан килгән иде. Бу авылларда татар мәктәпләре юк, балалар татарча начар беләләр, бөтенләй белмәүчеләр дә бар икән. Концерт барышында без, халыкның йотлыгып җыр тыңлап утырганын, аңламасалар да сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлаганнарын күрдек. Татар моңңнарын халыкка җиткерү миссиябезнең кирәк икәнлегенә тагын бер кат инандык” - ди Рафаэль Латыпов.
Дөрестән дә, концертка килгән халык, татар җырлары тыңлап, үзенең татар икәнлеген кабат исенә төшерде, җыр -моң сакланганда, милләтебезнең сакланып калачаклыгына ышанды. Бу шигъри юллар Себер ягында иҗат итүче Гөлфизәр Абдрахманованың 2003 елны басылып чыккан “Себер ягым” дигән китабыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз