news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида Бохара татарлары авылы турында документаль фильм төшерелә

2020 елның яз-җәй айларында авыл беренче туристларны кабул итәчәк.

Омскида Бохара татарлары авылы турында документаль фильм төшерелә
tatar-congress.org

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бохара татарлары авылы турында документаль фильм премьерасы 2020 елның көзенә планлаштырылган. Ул әдәби чыганаклар, елъязмалар, өлкәннәр белән әңгәмәләр аша Большереченск районының Үләнкүл авылы тарихын сөйләячәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект Омск өлкәсенең «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Фильм «Омск өлкәсе территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннарын булдыру буенча Президент грантлары фонды җиңүчесе проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла.

Шулай ук Үләнкүл авылында Cебер татары йортын булдыру планлаштырыла. 2020 елның яз-җәй айларында авыл беренче туристларны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100