Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омскида азанны иң оста әйтүче яшьләрне бүләкләделәр
Бәйге өч яшь категориясендә үткәрелгән.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Омск шәһәренең Беренче Җәмигь мәчетендә яшьләр арасында азанны иң матур әйтү буенча бәйгегә нәтиҗә ясадылар.
Омск өлкәсе һәм шәһәрендә яшәүче мөселман яшьләре өчен әлеге бәйге беренче тапкыр үткәрелгән. Катнашучылар өч яшь категориясендә көч сынашкан.
Омск шәһәренең Җәмигь мәчете Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, 6-10 яшьтәгеләр арасында беренче урынны Дияр Иманкулов, 11-14 яшь категориясендә — Диас Ильясов, 15-18 яшьтәге катнашучылар арасында Илдар Хәйдаркин алган.
«Азан әйтүнең сыйфатын компетентлы жюри бәяләде. Аның составына шәһәрнең Беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт, шулай ук чакырылган кунак Ильяс Хәмзин һәм башкалар керде», — диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз