Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омски татар яшьләрендә Казан уңай тәэсирләр калдырган
Омски татар яшьләрендә Казан уңай тәэсирләр калдырган
(Омски, 27 июль, “Татар-информ”, Розалия Сайганова). Казанда узган Мөселман яшьләре форумында булып кайткан Омски яшьләре Мансур Таҗиев һәм Галия Курамшина белән очрашу булды. Алар үзләренең тарихи башкалада алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Мәгълүм булганча, XVII Татар яшьләре көннәре Мөселман яшьләре Форумы белән бергә оештырылды. Берләштерелгән чара теплоходта үтте һәм анда 150ләп кешенең катнашты.
Гадәттә, Казанда Татар яшьләре көннәрендә катнашып, яшьләр бик канәгать булып кайта. Хәзер дә аерма булмады. Яшьләр Татарстаннан ифрат дәртләнеп, хисләнеп кайтканнар.
“Бик кызыклы булды, кызыклы кешеләр җыелган иде, күп конкурслар, очрашулар оештырылган булуы ошады, ягъни истә калырлык мизгелләр күп булды”, - ди Мансур. “Буш вакыт бик аз булды, программа буенча вакыт минутлап бүленгән иде, көндезен экскурсияләргә, тел дәресләренә, бию “түгәрәге”нә йөрдек. Бик тә канәгать калдык: бары да яшьләргә өчен уйланып эшләнгән иде”,-дип сөйли Галия.
Дини һәм дөньяви яшьләр чарасын бергә үткәрү уңайсызлыклар тудырмадымы, дигән сорауга Мансур: “Мөселман яшьләре, асылда, үз чараларына йөрделәр, без үзебезнең очрашуларда булдык”-, дип җавап бирде.
Татар яшьләре көннәрендә катнашкан Мансур Таҗиев һәм Галия Курамшинаның хәзер теләкләре тагы да Татар яшьләре көннәренә бару. Шуңа да: “Анда бару өчен без тырышачакбыз” , - ди Галия
Моңа кадәр татар оешмалары эшендә бик үк актив булмаган бу яшь милләттәшләребез Казаннан кайтуга Омски татар яшьләре оешмасының эшен җанландыру турында уйлый башладылар һәм бу юнәлештә кайбер тәкъдимнәрен дә керттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз