news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омски Сабан туенда иң матур калфаклы кызны сайлыйлар

Бүген Омскида “Зеленый остров” паркында Сабан туе була.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Бүген Омскиның “Зеленый остров” паркында Сабан туенда иң матур калфаклы хатын-кызны сайлыйлар. Бу хакта Омск өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Быел биредә хатын-кызлар баш киемнәре конкурсы узачак. Бәйрәмгә милли баш киеме - калфак киеп килгән һәр хатын-кыз бәйгедә катнаша ала", - дип сөйләгән Сабан туен оештыру комитеты җитәкчесе Диләрә Солтанова.

Сабан туе программасында милли кәсеб осталары ярминкәләре, иҗат коллективлары чыгышлары, милли ашлар тәкъдим итү каралган. Бәйрәмгә килүчеләр татар халык уеннарында да катнаша ала. "Тимерҗан Кәлимуллин исемендәге билбаулы көрәш турниры һәрвакыттагычы күпсанлы тамашачыларны җыячак", диелгән әлеге хәбәрдә.

Сабан туе мәйданчыгында күчмә китапханә дә эшләячәк.

  • Бәйрәм 12 сәгатьтә башлана һәм 18 сәгатьтә тәмамлана. Сабан туеның тантаналы ачылышы 12.30 сәгатькә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot