news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә җыр бәйрәме узды

Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә җыр бәйрәме узды

(Омски, 24 май, «Татар-информ», Сания Мирхалиева). Омски өлкәсе Тара шәһәренең “Төнъяк” дип исемләнгән мәдәният һәм ял үзәгендә җыр бәйрәменә әйләнгән зур концерт-кичә булып узды. “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән концерт программасы Тараның “Нур” һәм “Якташ”, Олы Уыш авылының “Дуслык” һәм “Рузалина” коллективлары көче белән әзерләнгән иде. “Мондый катнаш концерт оештыруыбызның максаты - бер яктан халыкка милли моңнарыбызны-җырларыбызны җиткерү һәм яшь буында милли мәдәнияткә кызыксыну уяту булса, икенче яктан районда эшләүче татар коллективларның ирешкән уңышларын күрсәтү дә”, - ди татар мәдәният үзәге җитәкчесе Раушания Курманова.

Сәхнәнең бизәлешенә аерым тукталырга кирәк. Ул татар өе рәвешендә бизәлгән иде. Арткы планга зур алсу чигүле шәл эленеп куелган, уртада борынгы сандык, аның өстендә гармун, самовар куелган тәбәнәк өстәл, кырыйларда өсләренә корама җәймәләр ябылган эскәмияләр, идәндә палас, ике якта милли бизәкле сөлгеләр, “Болар барсы да кичәбезнең төп мәгънәсен – авылларыбызга татар моңнарының кайтырга тиешлеген тамашачыга җиткергәндер дип өметләнәбез”, - ди Рушания Курманова

Яшерен түгел, Омски ягында гына түгел, Россиянең күп төбәкләрендә хәзер гаиләләрдә татар телендә аралашу юк дәрәҗәдә. Балалар гына түгел, ата-аналар да туган телебезне начар беләләр. “Безнең максатыбыз - яшь буында туган телебезгә кызыксыну уяту, милли хис тәрбияләү. Моның өчен без аларны кечкенәдән үк татар концертларына, төрле түгәрәкләргә җәлеп итәргә тырышабыз”, - ди татар мәдәният үзәге методисты Илдар Мәмәтов.

Әйтергә кирәк, балаларны татар сәнгатенә җәлеп итү Тарада инде берникадәр җайга салына башланды. Ике ел элек “Якташ” клубы төзелеп, эшләп китте, татар үзәге каршында татар теле факультативы ачылды, татар үзәге активистлары көче белән балалар өчен аерым кичәләр оештырыла, балалар татар үзәге оештырган концертларда һәм башка чараларда катнашалар. Шимбә көнне үткән концертта да “Якташ” клубы балалары катнашты. Алар “Нур” ансамбле белән бергә, “Аулак өй” күренешен уйнадылар, “тәңкә салу”, “каеш” уеннарында катнаштылар, ярыш рәвешендә оештырылган җырлы–биюле күренешләрдә осталыкларын күрсәттеләр.

Концерт программасы халкыбызның борынгы һәм эстрада җырларыннан төзелгән иде. Фәридә ханым Курманованың “Сак-Сок” бәетен башкаруы, Вәгыйз әфәнде Садыйковның оста итеп гармунда уйнавы, Вәлия Фәхретдинованың, Гөлнара Авазованың, Зәкия Цурлоның һәм Гөлнур Рахмангулованың матур итеп татар халык җырларын башкарулары бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр. Яшь җырчыларның: Әлмира Гайнуллина, Фәрит Бәширов, Надия Юнысова, “Рузалина” ансамбле кызларының чыгышлары кичәнең күркәм бер бизәге булды дисәк, ялгыш булмас. Кичә-концерттан катнашучылар да, тамашачылар да кәнәгать калдылар, Барсы да “Андый очрашулар ешрак булсын иде”,- дигән теләкләрен белдерделәр.

Менә шундый үзенчәлекле күркәм җыр бәйрәме булып узды Тара шәһәрендә. Чара оештыруга күп көч куйган Тара шәһәре һәм Олы Уыш авылы коллективларына тукталып, бераз ял итеп алырга да мөмкин булыр иде. Әмма, алда эшләр бихисап. Аларны балаларны яклау көне, шәһәр һәм авыл бәйрәмнәре, җәйге концертлар һәм иң мөһиме - Ышыклар авылында үтәчәк район Сабантуе көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100