news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарларының «АЮ» яшьләр оешмасы «Боз озату» бәйрәме уздырган

Омск татарларының «АЮ» яшьләр оешмасы «Боз озату» бәйрәме уздырган
Омск өлкәсе “АЮ” татар яшьләре берлеге” иҗтимагый оешмасы

Омск шәһәре үзәгендә — Иртыш елгасы буенда 8 апрель көнне «Боз озату» бәйрәме уздырганнар. Татар халкының боз озату йоласын бәйрәм буларак үткәрү тәкъдиме белән Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» иҗтимагый оешмасы чыккан.

Фото: © Омск өлкәсе “АЮ” татар яшьләре берлеге” иҗтимагый оешмасы 

Оештыручылар бәйрәмгә килүчеләргә традицияләр йоланың эчтәлеген сөйләгән. 

Фото: © Омск өлкәсе “АЮ” татар яшьләре берлеге” иҗтимагый оешмасы 

Оештыручылар сүзләренчә, боз озату йоласы чирдән котылу, сырхауларны, кайгы-хәсрәтләрне, борчуларны бозлар белән бергә агызып җибәрү фәлсәфәсенә корылган. Шуңа күрә, бу вакытта кешеләр эрегән кар суында юына, теләкләр теләп, боз өстенә салам куеп, аңа ут төртеп агыза торган булганнар. Чарада уеннар да уйнатканнар.

Фото: © Омск өлкәсе “АЮ” татар яшьләре берлеге” иҗтимагый оешмасы 

Бәйрәмгә быел «Радуга» (»Салават күпере») балалар һәм яшьләр клубы белгечләре дә кушылган, алар бу йоланы рус халкының ничек үткәрүе белән таныштырган.

Фото: © Омск өлкәсе “АЮ” татар яшьләре берлеге” иҗтимагый оешмасы 

Бәйрәм Президентның грантлар фонды тарафыннан бирелгән грант һәм Омск хакимияте ярдәме белән оештырылган, дип яза Омск өлкәсе «АЮ» татар яшьләре берлеге.

Фото: © Омск өлкәсе “АЮ” татар яшьләре берлеге” иҗтимагый оешмасы 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100