news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарларының төбәк автономиясе пандемия шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

«Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономия рәисе Радик Миңнеханов ярдәм күрсәтү максаты белән Омск өлкәсенең Евгащино авылында булып кайтты.

Омск татарларының төбәк автономиясе пандемия шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә
http://tatarstan-omsk.ru/

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Омск өлкәсе татарларының төбәк автономиясе пандемия шартларында берничә ай дәвамында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Бу хакта Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Омск өлкәсенең Большереченский, Марьяновский, Колосовский, Знаменский, Тевризский, Усть-Ишимск, Седельниковский һәм Муромцевский районнарында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелде, диелә хәбәрдә.

Автономия рәисе Радик Миңнеханов ярдәм күрсәтү максаты белән Омск өлкәсенең Евгащино авылында булып кайтты.

Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе 1998 елда оештырылган. Автономиянең беренче җитәкчесе Хәким Садыков булган. 2017 елдан әлеге автономияне Радик Миңнеханов җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100