news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарларына Камалның «Беренче театр» спектакле тәкъдим ителәчәк

Биредә 1912 елда һәвәскәр артистлар татар театры оештырган.

Омск татарларына Камалның «Беренче театр» спектакле тәкъдим ителәчәк
tatar-congress.org

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). 29 декабрь көнендә беренче мәртәбә Омск татарларына Галиәскәр Камалның «Беренче театр» спектаклен һәвәскәр артистлар тәкьдим итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

2019 елда » Туган тел» мәктәбе каршында беренче татар театры оештырылган. Шәһәрдә 1912 елда һәвәскәр артистлар оештырган татар театры 1917 елга кадәр генә эшли. Советлар чорында татар театры оештырылмаган.

"Безнең төп максатыбыз — халкыбызны театрның илаһи көче, бөек драматургларыбызның иҗатлары белән таныштыру, театр аша телебезне саклап, үстерү күз алдында тотыла", диелә хәбәрдә.

Омск шәһәрендә уңышлы рәвештә «Туган тел» якшәмбе мәктәбе эшен дәвам итә. Ул Омск өлкә татар милли мәдәният үзәге «Иртеш» директоры Наил Марятов җитәкчелегендә гамәлгә куелды. Мәктәпнең уку планында Татар теле, Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре, Сәләмәтлек чыганагы дәресләре укытыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100