news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск татарлары Туган тел көнен ай саен уздырырга тәкъдим итә

“Заман” татар мәдәнияте үзәге рәисе Чулпан Фәхретдинова фикеренчә, болай эшләү телне саклау һәм үстерүгә ярдәм итәчәк.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Омск татарлары Туган тел көнен ай саен уздырырга тәкъдим итә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Омск шәһәренең “Заман” татар мәдәнияте үзәге рәисе Чулпан Фәхретдинова хәбәр итте.

Чулпан Фәхретдинова фикеренчә, Туган тел көнен һәр ай саен уздыру яшьләрдә туган телгә карата мәхәббәт уятачак, бу телдә сөйләшү өчен мотивация булдырачак.

“Яшьләрдә татар телендә нәрсәдер әзерләргә, сөйләшергә мотивация булырга тиеш. Бездә, Омск өлкәсендә, татар телендә һәрдаим сөйләшмиләр. Болай яшьләр кимендә бер атна булса да, татар телендә аралашып, бәйрәмгә әзерләнер иде”, - диде “Заман” татар мәдәнияте үзәге рәисе.

Вакыт узу белән яшьләрдә Туган тел көненә карата кызыксынуны югалтмас өчен, Чулпан Фәхретдинова бәйрәмнең форматын үзгәртеп торырга тәкъдим итә. Мәсәлән, беренче ай “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе форматында узса, икенчесе “Фатирник” кебек, өченчесе әдәби кичә буларак уза ала.

Билгеле, бу чаралар болай да уздырыла, тик ул “Туган тел” белән бәйләнсә, яшьләрдә татар телен саклау һәм үстерүгә карата булган җаваплылык бермә-бер артыр иде, дип саный үзәк вәкилләре.

Бүген Омск татарлары Туган тел көнен һәм "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100